Хезмәт

Җәяүле генә димә

Юлларда машиналар хәрәкәтенең нык артуы җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра. Безнең районда әлегә җәяүлеләр тудырган зур һәлакәтләр булмаса да, республика буенча хәл шәптән түгел.

Узган ел җәяүлене таптаткан 1841 очрак теркәлгән, 191 кеше үлгән, 1761е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Быел гыйнвар аенда гына да республикада 122 җәяүле транспорт астына эләккән, аларның 10сы үлгән, 114 җәрәхәтләнгән. Аянычлы статистика. Җәяүлене таптату очраклары юл кичүләрендә, чатларда күп. Балтач автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шундый урыннарда транспорт йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәвенең 160 очрагы теркәлгән. Быел гыйнвар аенда гына да шундый ун очрак кисәтелгән. Югыйсә, бу тәртипне бозган өчен РФ административ җаваплылык турындагы кодексның 12.18 маддәсе буенча 800дән 1000 сумга кадәр штраф салу каралган. Җәяүлеләрне таптатуның 70 проценттан артык очрагында транспорт йөртүче гаепле. Монда җәяүленең шоферларга артык ышануы да сәбәпче. «Зебра» булган урыннарда да юлны аркылы чыга башлаганчы, иң элек як-ягыңа карарга, «очып» килгән транспорт булмаса гына чыга башларга кирәк. Кайбер кешеләр еш кына килеп җиткән машина алдыннан ук зебра бар ич дип юлга килеп керәләр. Зебрасыз чатларда да бик игътибарлы булу мәслихәт. Үзәктән читтәге тыныч дигән урамнарда да транспорт гел йөреп тора хәзер. Җәяүлеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләр дә еш кына бик аяныч тәмамлана. Узган ел республикада шулай 638 юл һәлакәте булып, аларда 112 кеше үлгән, 559ы яраланган. Быел шулай гыйнварда үз гаебе белән транспорт астында калып 5 кеше үлгән, 48е тән җәрәхәтләре алган. Бигрәк тә җәяүлеләрнең юл аркылы тиешсез урыннан чыгуы нәтиҗәсендә фаҗигалар күп. Җәяүленең юл йөрү кагыйдәләрен шулай бозуы, мәгълүм кодексның 12.29 маддәсе буенча 200 сум штраф белән җәзалана. Узган ел районда - 204, быел гыйнвар аенда 9 кешегә шундый штраф салынган.
Торак пункт урамнарында, көтелмәгән теләсә нинди очрак килеп чыгу мөмкинлеген истә тотып, шоферларга бик сак булырга кирәк. Һәм моны җәяүле дә исендә тотсын. Көннең караңгы вакытында йөргәндә киемеңә якты кайтаргычлар (мәсәлән браслетлар) беркетү бик саклый. Шофер сине әллә каян күреп, тизлеген киметә ала. Тротуар булмаган урамнарда килүче машинага каршы яктан йөрергә кирәклеген дә онытмаска кирәк. Транспорт артыңнан килеп бәреп китүдән сакланасың дигән сүз.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: