Хезмәт

Ярдәм итәм дип алдап 13 яшьлек кызны көчләгән

Полиция хезмәткәрләре 25 майда Казан янында 13 яшьлек кызны көчләгән адәмне тоткарлады.

Юлдагы видеокамералар ярдәмендә 37 яшьлек йөк машинасы шоферының эзенә тиз төштеләр. Кыз ул көнне автобуска утырып Юдинодан Казан үзәгенә бара торган була. Бервакыт ул үзен начар хис итә башлый һәм Лебяжье күле янында төшеп кала. Соңрак аның янында йөк машинасы туктый. Шофер кызны Юдинога илтәм дип кабинага утырта, әмма үзе Яшел Үзән районына таба юл ала. Казан-Йошкар-Ола трассасында туктап, кызны урманга алып керә һәм көчли.

Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

Реклама


Чыганак: almet

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: