Хезмәт

"Яшьлек барысын да гафу итәчәк"

Стәрлетамакта машинасында шундый язу булган бер егет ике кешене бәрдергән.

Полицейскийлар хәбәр иткәнчә, 41 яшьлек ир һәм 39 яшьлек хатын "зебра" буенча юлны кисеп чыкканда җиңел машина тәгәрмәче астына эләккәннәр. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Инспекторлар юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башлаган.

22 яшьлек егетне яшьлеге гафу итәрме-юкмы, ә менә ул имгәткән кешеләр һәм аларның якыннары ләгънәт укыячак.

10 августта юлларда алты авария теркәлгән, аларда сигез кеше зыян күргән.
 

Реклама

 

Фото:  kp.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Yashlek-barisin-da-gafu-it-ch-k-406049/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: