Хезмәт

Үз балабызны үзебез үстерик

Россия Федерациясе Конституциясенең 38 нче маддәсе нигезендә балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү әти-әниләрнең тигез куләмдә хокукы һәм бурычы булып санала.

Бу конституция нормасы Россия Федерациясе гаилә кодексының 12 бүлегендә чагылыш таба - баланы дөньяга тудыру белән аны тәрбияләү, үстерү әти-әнигә бурыч буларак, закон белән йөкләнә.
Балаларын тәрбияләү өчен матди ярдәм күрсәтмәгән әти-әниләрнең дәгъваләре белән еш очрашырга туры килә. Күпчелек дәгъваләр судка, билгеле инде, әниләр тарафыннан юлланыла. Әти булган кеше бер жирдә дә эшләмичә эчүчелек белән шөгыльләнеп, я булмаса үзенең хезмәт керемен яшереп, төрле юллар белән балаларын тәрбияләүдә ярдәм итүдән качып йөри. Моның өчен гамәлдәге закон нигезендә мәҗбүр итү мөмкинлеге каралган. Балаларын тәрбияләүдән качып йөрүчеләргә даими эш урыны, хезмәт хакы булган очракта бер балага хезмәт хакынын - 25, икегә - 33, өч һәм аннан күбрәк бала булганда 50 проценты күләмендә алимент түләтелә.

Бүгенге көндә Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан республикасында бер бала өчен яшәү минимумы (прожиточный минимум) 7735 сум билгеләнгән. Кайбер алиментчылар хезмәт хакын аз итеп күрсәтеп, тиешле алимент түләүдән качып була дип саныйлар. Әмма хезмәт хакы аз булып, баланы тәрбияләүдә күрәләтә җитми торган сумма чыкканда, моңа өстәп төгәл, каты суммада (в твердой денежной сумме) да алимент эзләтеп була. Чөнки балигъ булмаган баланың мәнфәгатьләре һәрвакыт иң беренче планга куела. Анын хәле берничек тә начарланырга тиеш түгел.Еш кына без аерылмаган, мин алимент эзләтә аламмы- дип сорыйлар. Баланы тәрбияләүдә тиешле бурычын утәмәгән әти-әнинең закон нигезендә аерылулары мөһим түгел. Аерылган очракта да ул баланын әтисе яки әнисе булудан туктамый, димәк аерылышмыйча да балага алимент эзләтеп була. Суд тарафыннан алимент эзләткәндә баланы тәрбияләргә тиешле әти-әнинең даими эш урыны, хезмәт хакы булу-булмавы мөһим түгел, алимент төгәл бер сумма күләмендә эзләнә. Моны судка гариза биргән як билгели, ә суд икенче якнын да алимент түләргә мөмкинлеген тикшереп карар чыгара. Әти яки әни, алиментны вакытында түләмәсә, аның бурычы (долг) жыелып бара. Балага 18 яшь тулып алимент эзләү тукталса да, алимент туләүче жыелган бурычтан азат ителми. Алименты явызларча (злостное уклонение) түләмәүчеләр, Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 157 маддәсе нигезендә, бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Бала укуын дәвам итсә, 18е тулгач та алимент түләнергә тиеш дип уйлаучылар күп. Бу дөрес түгел. Балигъ булган балага алимент эзләнми, укуын дәвам иткән очракта башка социаль түләүләр генә булырга мөмкин.

Алимент түләүчеләр махсус счет ачтырып, балага тиешле ярдәмне шунда күчерә аламмы диләр. Юк. Чөнки акча бала тәрбияләүдәге көндәлек чыгымнар өчен кирәк. Әгәр алимент түләудән тыш та балага ярдәм итәсен икән, мөмкинлек чикләнмәгән. Мәҗбүриләп алимент туләгән кеше картайгач, баладан алимент эзләтә ала икән дип тә сорыйлар. Россия Федерациясе гаилә кодексынын 87 нче маддәсе нигезендә балигъ булган балалар үзләренең ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләрен карарга, тәрбияләргә бурычлылыгы закон нигезендә беркетелгән. Балага әти-әни алимент туләгәнме-юкмыга карамый. Ярдәмгә мохтаҗ әти-әни баласыннан тиешле ярдәмне курми суд аркылы эзләтә ала. Мондый очраклар суд практикасында очраштыргалый һәм әти-әни хокукларын яклап карар чыгарыла.

Ни генә булса да, балигъ булмаган баланы тәрбияләү, үстерү әти-әнинең изге, һәм закон белән йөкләтелгән бурычы. Аны суд карары аркылы үтәтүгү кадәр барып житмәсәк иде.
Авзал Хәйруллин,
җәмәгать судьясы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: