Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Замана чире»нә каршы көрәш бердәмлек сорый

Ел башында һәр юнәлеш буенча узган чордагы эшчәнлеккә анализ ясала, киләчәккә максатлар билгеләнә.

Районның коррупциягә каршы көрәш сәясәтен координацияләү комиссиясе утырышы да нәкъ шушы юнәлештә барды.

Район прокуроры Айрат Низамиев үзенең чыгышында прокуратура тарафыннан узган чорда районда 39 коррупциягә каршы кануннарның бозу очраклары ачыкланган, аларның 36сы буенча прокурор тарафыннан протест белдерелгән, ә 3 эш буенча прокурор кисәтүе ясалган, дип хәбәр итте. Җибәрелгән кимчелекләрнең күбесе җирле үзидарә органнары тарафыннан рәсми карарлар кабул ителгәндә коррупциягә каршы кануннарны исәпкә алмау. Бу үз чиратында аларның гамәлен дөрес түгел дип табар өчен нигез булып тора. Димәк, җирле үзидарә хезмәткәрләренә бу юнәлештәге кануннар, хокукый норматив актлар белән даими танышып барырга, үз белемеңне күтәрү буенча максатчан эшләргә кирәк.

Депутатлар, муниципаль хез-мәткәрләр, муниципаль хезмәт вазифасын биләүче затлар һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларга прокуратура тарафыннан тикшерү уздырыла, алдагы елда мәгълүм сәбәпләр аркасында бу эш күпмедер туктатылып торылса, агымдагы елда ул яңадан башланачак. Бу очракта барыннан да бигрәк алда санап кителгән затларның күчемсез милек сатып алулары, төп чыгымнарын тикшерүгә өстенлек биреләчәк.

Район прокуроры утырышта катнашучыларга игътибарны тагын бер өлкәгә юнәлдерергә кушты – сүз соңгы елларда популярлаша башлаган төрле электрон акчалар турында бара, диде ул. Тиешле вазифаи затларга керемнәр турында мәгълүматларда аларның барысын да күрсәтү мәҗбүри, шулай булмаганда бу керемнәрне яшереп калдыру, дип бәяләнә икән.

Муниципаль заказларны урнаштыру, аларның аукцион аркылы үткәрү тәртипләре дә прокуратура тарафынан контрольдә тотыла. Бу юнәлештә кабул ителгән карарлар һәм актларга, гамәлдәге хокукый кануннарга туры килмәгәнлектән, прокурор тарафыннан 18 протест белдерелгән һәм алар канәгатьләндерелгән.

Прокуратура район Советы, район башкарма комитеты һәм җирле үзидарә органнары тәкъдим иткән 412 хокукый акт проектларына коррупцион факторларны булдырмау ягыннан экспертиза үткәргән. 18 хокукый акт проектында 36 коррупциоген факторлар барлыгы ачыклана һәм алар төзәтелергә тиешлеге турында җиткерелгән.

Узган чорда прокуратурага шәхси мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Алдагы елларда җир мәсьәләләрен хәл иткәндә үзидарә органнарының дөрес карар кабул итмәүләренә, медицина хезмәтен күрсәтүнең сыйфаты буенча шикаятьләр булса, алар бермә-бер кимегән.

Район эчке эшләр бүлеге тарафыннан коррупция очракларын булдырмау, аларны кисәтү эшенең торышы турында бүлек җитәкчесе, подполковник Илдар Усманов чыгыш ясады. Соңгы чорда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирү очраклары судка кадәр барып җиткән, алар барысы да исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар тарафыннан эшләнгән.

Муниципаль оешмаларда бюджет акчаларының максатчан тотылышы һәрдаим контрольдә. Белем һәм тәрбия бирү, спорт эшчәнлеге белән бәйле учреждение житәкчеләренең финанс өлкәсендәге белемнәрен камилләштерү сорала. Коррупциягә бәйле очраклар ачыклангач, еш кына җитәкчеләр, без белмәдек, дип җаваплылыктан котылырга исәплиләр. Бу юл җаваплылыктан коткармаганлыгын белергә вакыт.

Кайбер очракларда җирле үзидарә органнары да үзләренең эшчәнлекләрендә коррупцион факторларны исәпкә алмыйлар, нәтиҗәдә вазифаи затларга җинаять эше дә ачылырга мөмкин. Бу очраклар булмасын өчен һәркем үзендә җаваплылык тоярга тиеш.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин бюджет өлкәсенә муниципаль заказлар тулаем аукцион аркылы эшләнә, дип белдерде. 2021 елда федераль кануннар нигезендә районда 158 миллион 967 мең 443 сумлык контракт төзелгән, нәтиҗәдә 745 мең 432 сум бюджет акчасы янга калдырылган. Җирне арендага, сатып бирү буенча кергән мөрәҗәгатьләр дә аукцион аша эшләнә.

Коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим өлеше булып кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлек иткәндә административ киртәләрне киметү тора. Даими рәвештә эшмәкәрләр белән түгәрәк өстәлләр, очрашулар үткәрелә, әмма алар тарафыннан да гамәлдә булган кануннарның, норматив актларның, рәсми карарларның үтәлергә тиешлеген аңлау кирәк, диде Илшат Галимуллин.

Бүгенге көндә «замана чире»нә каршы алып барылган сәясәт прокуратура, хокук саклау органнары белән бергә район һәм җирле үзидарә органнарының бердәм булуларын сорый. Димәк, җәмгыять коррупцияне җиңәргә омтылуда бердәм булырга тиеш. Җитәкчеләрнең җаваплылык дәрәҗәсе югары булуы да коррупциягә бәйле вәзгыятькә тулаем уңай йогынты ясый, дип йомгаклады утырышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев