Хезмәт

Үзебез алданырга телибез бугай...

Хәтерләсәгез, моннан дистәдән артык ел элек халык арасында шактый популяр булган "МММ" финанс пирамидасы җимерелеп, беркатлы кешеләр зур-зур сумма акчаларыннан колак какты. Алар арасында татарстанлылар, шул исәптән балтачлылар да шактый иде.

Озак та үтмәде, башка төрдәге шундый финанс пирамидалары барлыкка килә башлады. Читтән карап торганда, алар дәрәҗәле, күбесе чит ил банклары һәм компанияләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез, дип лаф орып, күзгә төтен җибәрә башладылар. Аларның шактыеның "җимерелү" чоры 2014нче ел азагына туры килде...

Нәтиҗәдә, 2014нче елда Татарстанда әлеге төр оешмалардан зыян күрүчеләр саны кинәт кенә арта башлады. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге мәсьәлә белән полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны 5 меңгә җиткән. Әле мөрәҗәгать итмәүчеләрнең саны бер ничә мең белән исәпләнергә мөмкин.

Билгеле булганча, халыктан "акча каеру" белән шөгыльләнә торган әлеге оешмалар үзләрен финанс пирамидалары дип түгел, ә җитди оешмалар, дип таныштыра. Кагыйдә буларак, алар халыкка кыска вакыт эчендә зур табыш вәгъдә итә. Кайберләре, сез керткән акча хисабына, киләчәктә кредитларыгызны каплап бетерүне дә «үз өсләренә» алалар. Әмма, күпмедер вакыттан соң, бу оешмалар сабын куыгы сыман, «шартлыйлар». Бу очракта, мондый «банкирларга» ышанып, иң соңыннан акча кертүчеләргә зур авырлык төшә, чөнки керткән суммаларны кайтару мөмкинлеге нольгә тигез.

Үзебезне алдарга теләүчеләргә ышанырга ярамаганлыгы сүзсез дә аңлашыла кебек. Ләкин ышанучылар аз түгел. Әлеге төр оешмаларга мөрәҗәгать итәр алдыннан мең кат кына түгел, миллион кат уйлау таләп ителә, дип ассызыклый белгечләр. Финанс пирамидаларының төп билгеләрен укучыларыбыз да игътибарга алсыннар иде.

Беренчедән, шикле оешма сезгә банк кертеменнән югарырак булган табыш вәгъдә итә. Ләкин сез шуны төгәл белергә тиеш: бер генә оешма да сезгә Россиянең Үзәк банк ставкасыннан 2,5-3 тапкырга югарырак булган керем тәкъдим итә алмый. Икенчедән, җитди компания артына яшеренгән финанс пирамидалары сезгә керткән акчагызны алдан сөйләшенгән процентлар белән тулысынча кире кайтарырга вәгъдә итә. Бу исә шулай ук дөреслеккә туры килми, чөнки акча кайтару белән бары тик рәсми банклар гына шөгыльләнә ала. Ә алар Россия Үзәк банкы тарафыннан катгый контрольгә алынган.

Финанс пирамидасы булганда, кагыйдә буларак, алар ставка күләмен арттыру өчен дуслар һәм танышларыгызны да алып килергә чакыра. Әле алай гына да түгел, моның өчен акчалата бүләк тә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә сездән семинар, уку яки башка төр хезмәт өчен акча түләвегезне үтенәләр икән, бу - әлеге оешмага ышанырга ярамый дигән сүз.

Соңгы вакытларда исемнәре чит телләрдә язылган компанияләрне рекламалау көчәйде. Аларның продукцияләрен сату, сатып алу, шушы эшкә финанс чараларын кертү, якыннарыңны, туганнарыңны, дус-ишләреңне моңа җәлеп итү, шуның өчен беренче язылган кешеләргә өстәмә рәвештә акча килү - болар барысы да моның финанс пирамидасы икәнлеген раслый. Чөнки, беренчедән, бу компания үзенең продукциясен үзкыйммәтеннән ким итеп даими рәвештә сата алмый, икенчедән, акчалы «башсыз» клиентларның да саны исәпле, алардан соң акча китерүчеләр кискен кимергә мөмкин. Димәк, оттыручылар булуы барыбер котылгысыз, әмма без барыбыз да: «Мин оттырмаячакмын, мин тир түкмичә генә байып китә алам, ә калганнар теләсә ни эшләсен...» дигән фикер белән «хыял диңгезләрендә» йөзәбез.

Компания турында тулы мәгълүмат белән танышып чыгу да сезне финанс пирамидасы тозагыннан саклап калырга мөмкин. Халыктан акча җыю белән шөгыльләнә торган оешмалар, кагыйдә буларак, яңа гына барлыкка килгән һәм Россиянең башка төбәгендә теркәлгән була. Компания турында мәгълүмат табу исә шактый катлаулы, аларның тиешле лицензияләре юк һәм алар сезгә кредитлы булмаган финанс оешмасы реестрына теркәлү турындагы документ күрсәтүдән баш тарта.
Тир түгеп, хезмәт куеп тапкан акчаларыгыз белән тиз генә хушлашмасагыз иде.
Фото: http://tipslife.ru/41629-kak-otlichit-bank-ot-finansovoy-piramidy.html
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: