Иске елда эшләнгән кеше үтерү белән бәйле җинаять ачылырга тора
1713
0
0

2014 елныӊ 20 декабрь көнне төрмәдә берничә тапкыр утырып кайткан Сосна авылыннан N. үзенә кунакка, туган көнен үткәрү сәбабе белән Балтачтан, Комсомол урамында яшәүче, үзе шикелле үк төрмә юлын берничә тапкыр таптаган С. ны кунакка чакыра.
Аӊа, бергә язылышмыйча, вакытлыча түшәк бүлешүче бер ханым да иярә. Табын буласы өйдә ул көнне аулак өй була, хуҗабикә апа туганнарына кунаккка китеп бара.
Туган көнне хәйран югач, «теге якта» калган «дуслар»ны искә төшерү белән бергә күӊелләр дә нечкәреп китә. Янда хатын-кыз булуы кемнеӊ көчлерәк, «блатной» булуын ачыклауга нигез булып тора. Өй эчендә башланган низаг тышта дәвам итә.
Бераздан өй хуҗасы кереп, С.ныӊ кайтып китүе турында җиткерә. Шушы көннән башлап бу кеше турында бернинди дә хәбәр булмый.
Полиция хезмәткәрләре, үзләрендә булган информация нигезендә, тирә-якны караштырып, тикшереп, җинаять эшен ачар өчен нинди дә булса нигезләмә эзлиләр. Әмма, суга салган кебек юкка чыккан кешенеӊ үзе яисә мәете булмыйча, закон нигезендә җинаять эше дә ачып булмый.
5 январь көнне, исерек хәлдә тавыш чыгарганы өчен, өй хуҗасы N.га административ чара күрелә, ул вакытлыча тоткарлана. Район прокуратурасы, тикшерү комитеты бүлекчәсе, район полция бүлеге җитәкчелеге бергәлэп киӊәшләшеп, юкка чыккан С.ныӊ үзен яисә мәетен табу кирәклеген яхшы аӊлап, конкрет максат билгелиләр.
Көннәрнеӊ 30 градустан артык суык булуы, чыккан буран, яуган кар да эзләү эшләренә комачау итә. Полиция хезмәткәрләре эз табу өчен этләрне дә алып чыгарга мәҗбүр булалар. Салкын көндә Шушма елгасыныӊ боз юка җирендә овчарка суга да чумып ала, нәтиҗә генә күренми.
Ниһаять, 8 январь көнне авылдан 700-800 метр ераклыкта, кар астына күмелгән, Балтач авылы кешесе С.ныӊ үле гәүдәсе табыла. Кеше үтерү факты буенча җинаять эше ачыла һәм аныӊ буенча тикшерү эше алып барыла.
Фото: http://www.perm.aif.ru/culture/details/123645
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 май 2022 - 22:11Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.6100
-
16 май 2022 - 21:21Чит илдәге кебек үз стилебез, ди балтачлылар (+фото) Чәчәкләр ярата башладык, кайчандыр нарсәгә ул, җимеш бирми, су сорый, мәгънәсе юк дигәннәр дә бүген ишегалларын шаулап торган чәчкәләргә күмде.9300
-
16 май 2022 - 18:46Балтачның яшь укытучылары Мари Илендә җиңү яулый (+фото) 12-13 майда Мари Иле республикасының Медведев районында Мари Иле, Татарстан, Чувашия республикасы мәгариф хезмәткәрләренең 50нче “ТатЧуМара” туристик слеты үткәрелде.13800
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
16 май 2022 - 09:00ВНИМАНИЕ! В ООО “МДСУ-1” требуются водители грузовых автомобилей, водители УАЗ, дорожные рабочие. Опыт работы приветствуется9900
-
16 май 2022 - 08:16Балтачта 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр (+фото) Районыбызда күркәм тантана, 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтлиләр.69802
-
16 май 2022 - 13:21Балтачта сата белгәннәр - сата, ала белгәннәр ала (+фото) Көфер почмагында сәүдә гөрли43101
-
16 май 2022 - 15:08Балтач мәдәният үзәгендә "Талантлар парады" башланды (+фото) Бу сәгатьләрдә район мәдәният үзәгендә традицион “Талантлар парады” башланды35601
© 2011 - 2022. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+