Хезмәт

Киләсе елда яңа салым көтә: “+5%” кагыйдәсе юкка чыгарыла

2022 елда банкка салынган акча буенча процентлардан салым түли башлаячакбыз.

Яңа закон быел 1 гыйнвардан үз көченә кергән. Россия Салым кодексының икенче өлешенә дә төзәтмәләр кертелгән, дип хәбәр итә “РБК Инвестиции”.

Шул ук вакытта 2020 елда һәм аннан элегрәк алынган процентлар исәпкә алынмаячак. Яңа салымны 2022 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

Моңа кадәр гамәлдә булып килгән кагыйдәләр буенча, банкка салынган акча төп ставкадан 5%тан күбрәккә арткан очракта гына салым түләргә кирәк иде. Яңа закон буенча салым күләме бер үк төрле – керемнең 13%ын тәшкил итә. Моның өчен Декларация тапшыру таләп ителми. Банклар клиентларының депозитлары һәм керемнәре турындагы мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенә үзләре үк җибәрә.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: салым
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: