Хезмәт

Кукмарада коточкыч фаҗига: абыйсы энесен үтергән

25 гыйнварда көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Кукмара районының Княгор авылында коточкыч фаҗига була.

Бер җирдә дә эшләмәүче, элек хөкем ителгән 52 яшьлек ир-ат, 44 яшьлек энесе белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, кинәттән килеп чыккан гауга вакытында туганының күкрәк турысына пычак белән яра ясый. Алынган тән җәрәхәтләреннән ир кеше урында ук вафат була.
Әлеге җинаятьне кылуда шикле булган ир кеше полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды, фаҗига урыныннан пычак алынды, дип белдерә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев Кукмараныӊ "Хезмәт даны" газетасына.
Фото: http://vesti.az/news/232015

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: