Хезмәт

“Мин сине судка бирәм”

Бүгенге көндә суд системасында барган үзгәрешләр кешенең бозылган хокукларын тулырак яклау, халыкка мөмкин кадәр якынрак булу максатыннан эшләнә.

Безнең күбебезнең кайчак төптән уйлап та «мин сине судка бирәм» - дип әйтүчеләрне ишеткәнебез бар. Чынлап уйласаң бу сүзнең төбендә законга нигезләнгән бәяләмә ята.
Россия Федерациясе җинаять эшләре йөртү кодексының 20нче маддәсе нигезендә, кеше үзенә карата, җинаять эшләнгән очракта турыдан-туры гариза белән судка мөрәҗәгать итеп, гаеплене җавапка тарту буенча эш кузгата ала.
Законның югарыда әйтелгән маддәсе нигезендә һәр кеше, аңа карата сәламәтлегенә җиңелчә зыян салу, кыйнау, сугу, тукмаулар аның сәламәтлегенә зыян салса, салмаса да һәм яла ягу, ягъни кешенең намусын, дәрәҗәсен төшерүче уйдырма, гайбәт тарату очраклары турында турыдан-туры судка мөрәҗәгать итеп, гаепле дип санаган кешене җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза бирә ала.
Гамәлдәге законнар нигезендә болар «шәхси гаепләү эшләре» дип атала. Алар бары тик зыян күрүченең гаризасы нигезендә кузгатыла һәм туктатыла ала.
Еш кына ике кеше арасында чыккан низаг буенча үзен зыян күрүче дип санаган кеше судка килә һәм «мин шул кешене судка бирәм, ул минем турыда шулай-шулай дип әйткән» дигән сүзләрне ишетәсең. Әмма «шулай дип әйткән»не судка биреп җинаять җаваплылыгына тарту өчен иң башта аның гаебен раслаучы дәлилләр булырга тиеш. Бу дәлилләрне җыеп суд карамагына тапшыру судка мөрәҗәгать иткән кешегә йөкләнә. Шәхси гаепләү эшендә дәүләтнең прокуратура, хокук саклау органнары катнашмый (аерым очраклардан башка).
Җинаять җаваплылыгына тартылырга тиешле кешенең гаебен раслап судка гариза бирүче шәхси гаепләүче дип атала, чара күрелергә тиешле кеше гаепләнүче була.
Россия Федерациясе Конституциясе һәм җинаять эшләре йөртү кодексы нигезендә, беркем дә үзенең гаепсез икәнен расларга тиеш түгел. Ул кешенең гаебен судка мөрәҗәгать иткән кеше, законга нигезләнгән дәлилләр аша раслый. Законның таләпләре шундый.
Тән җәрәхәтләре алынган икән, вакытында табибка барып аларны тиешенчә рәсмиләштерергә, документ алырга кирәк.
К. авылыннан берәү үзе турында дәрәҗәне төшерә, абруйны пычрата торган начар гайбәт тарата дип икенче берәүне судка бирде. Әмма судка бирүче бу сүз аңа кем аркылы килеп ирешкәнен раслый алмады. Аны аңа җиткерүче кеше судка бөтенләй килмәде. Һәм нәтиҗәдә судка бирүченең үзенә артык мәшәкать һәм чыгымнар гына булды. Ул гаепләргә тырышкан кешегә суд бернинди чара да күрә алмый. Чит кешеләр югында, сезнең йөзегезгә бәреп әйтелгән, хәтта дөреслеккә туры килмәгән начар гайбәт булса да, ул кешене күрәләтә сезнең турыда гайбәт тарата дип җинаять җаваплылыгына тартып булмый. Чөнки бу сездән башка бүтән кешегә әйтелмәгән, гайбәт таратылмаган булып чыга.
Сезгә карата, үзегез өчен гайбәт дип саналган сүз, суд тикшерүе вакытында дөреслеккә туры килә дип табылса да, сез гайбәт таратучы дип судка биргән кешене шулай ук җинаять җаваплылыгына тартып булмаячак, бу очракта дөреслеккә туры килгән сүз - гайбәт була алмый.
Ә инде шәхси гаепләү җинаять эшен карап, гаепләнүченең гаебе табылмады дигән аклау карары чыгарган очракта, акланган кеше үзенә карата яла ягылды дип шәхси гаепләүчене судка бирергә мөмкин. Н. авылыннан берәү үзенә ямьсез сүзләр әйтеп кычкырды дип авылдашын судка биргән иде, судта кычкыручының гаебе расланмады һәм ул теге кешене үзе судка биреп, аннан мораль зыян өчен акча эзләтте.
Шунысын аңларга кирәк, суд өчен беркайчан да алдан ачыкланган дәлилләр була алмый. Суд карар чыгарганда бары тик суд утырышында тикшерелгән һәм законга нигезләнгән, аңа туры килә дип тапкан дәлилләргә генә нигезләнә. Суд үз каршына китерелгән дәлилләрнең никадәр законга нигезләнгәнлеген, гаризада язылган фактларга туры килүен, карар чыгарганда аларга никадәр ышанырга мөмкинлеген тикшерә һәм дәлилләр расланган очракта җинаять эше буенча гаепләү карары кабул итеп җәза билгели, расланмаган очракта аклау карары кабул итеп җәзадан азат итә.
Бүгенге көндә эшләп килүче законнар, хокукы бозылган, ләкин аларны яклау өчен үзенең юридик белеме җитеп бетми дип санаган кешеләргә юридик хезмәт күрсәтүче оешмаларга, адвокатларга мөрәҗәгать итү хокукы бирә. Закон, шулай ук, судка бирелергә тиешле документларны үз көчегез белән ала алмаган очракта, ул дәлилләрне алуда ярдәм итүне сорап судка гариза язу мөмкинлеге дә бирә.
Шунысын онытмагыз, язма башында әйтелгән - «мин сине судка бирәм» дигән сүзтезмәсе, судка килеп җиткәч, ике күрше арасындагы гади бер талаш, ызгыш булудан туктап, закон кысаларына нигезләнгән җинаять эшенә әйләнә. Кеше җинаять җаваплылыгына тартылган очракта бу аның алдагы тормышына, хәтта балаларының тормышына да кара тап булып ятачагын онытмаска кирәк.
Җәмәгать судьялары шәхси гаепләү эшләренә бик җитди карыйлар, ул закон нигезендә аларга йөкләнгән. Сезнең һәрбер гозерегез игътибар белән тыңлана, тиешле киңәш бирелә. Үзегезнең хокукларыгыз бозылган, сезне нигез-сезгә рәнҗеткәннәр дип санаган очракларда һәрвакыт судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки суд - ул турыдан-туры сезнең бозылган хокукларыгызны якларга тиешле оешма һәм сезгә моннан файдаланырга закон тулы мөмкинлек бирә.
Авзал ХӘЙРУЛЛИН
2нче номерлы суд участогы
җәмәгать судьясы
Фото: http://34374.info/2011/07/mirovoy-sud-istoriya-i-sovremennost/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: