Хезмәт

Ришвәтчелек: алабызмы, бирәбезме?

Күптән түгел уздырылган республиканың коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында Рөстәм Миңнеханов   2018 елдан 2021 елга кадәр республикада ачыкланган хокук бозуларның гомуми саны ярты миллионга якынлашуын ассызыклап үтте.

Аларның күбесе турыдан-туры идарә итү органнарының эшчәнлегенә дә кагыла.

Куелган бурычлардан чыгып, район комиссиясенең эш планына коррупция турында район халкының фикерен өйрәнү кертелгән иде. Шушы юнәлештә районда үз эшчәнлекләрен  алып баручы эшмәкәрләр арасында сораштыру уздырылды һәм ул утырышта каралды. Кыскача шул сораштыруның  нәтиҗәләрен газета битләрендә тәкъдим итәбез. Сораштыруда районыбызның 70 эшмәкәре катнашты.

Коррупция төшенчәсен сораштыручыларның 52 проценты ришвәтчелек, 20 проценты бюджет акчаларын үзләштерү, 18 проценты хезмәт урынын үз мәнфәгатьләрендә файдалану һәм 10 проценты вазифаи затларның хезмәт вазифаларын тиешенчә башкармау белән бәйли.

Сораштыруда катна-шучыларның 63 проценты коррупция күре-нешләренең көндәлек тормышыбызда еш очрый, дип бәяләсә, 19 проценты андый күренешләр булса да, ул зарури түгел, дип белдерә. 8 процент сораштыручы – бу котылгысыз, 10 проценты исә бу гамәлдән башка да  тормыш бара ала дип күрсәтә.

Сораштыручыларга районда коррупция киң таралган 5 өлкәне санап чыгарга тәкъдим ителгән иде. Җаваплар түбәндәгечә: иң күп тискәре тавышны сәламәтлек саклау өлкәсе – 19 җавап, 17 җавап – полиция, 14 җавап – мәгариф өлкәсе, 9 – район хакимияте. Финанс юнәлеше, прокуратура һәм суд тармагында бу күренеш киң таралган дип 15 кеше саный. Мондый очраклар бары мәдәният өлкәсендә генә юк дип исәплиләр.

Күпләребездә ришвәт-челек мәсьәләсе бары «хәл итүче» затлар сораганга гына яши дигән фикер бар. Сораштыру күрсәткәнчә, бу дөреслеккә күпмедер якын, аларның 53 проценты шулай икәненә инанган. Әмма шул ук вакытта 47 процент эшмәкәр ришвәт бирүне нәкъ менә үзләренең инициативасы буенча эшләнгәнен күрсәтә. Бу очракта уйланырга урын бар.

Сораштыруда катнашкан эшмәкәрләрнең 9 проценты бөтенләй ришвәт бирми, бирүчеләрнең 44 проценты төрле аукционнар һәм конкурсларда җиңеп чыгу өчен, 29 проценты рәсми кәгазьләрнең, проектларның, карар-ларның тизрәк кабул ителүен һәм аны үз файдасына булдыру максатыннан, 9 проценты төрле органнарның тикшерүе вакытында килеп чыккан кимчелекләрне, җитешсезлекләрне күрсәтмәс өчен, 9 проценты прокуратура һәм полиция тарафыннан тикшерүне тизләтү өчен бирелүен таный.

Чираттагы сорауга жаваплар бик кызык, ул ришвәтнең күләменә кагыла. 42 процент сораштыручы биргән ришвәтнең суммасын 10 мең сумнан ким, дип бәяли. 20 проценты исә бирелгән ришвәтнең күләмен 10 меңнән 100 мең сумга кадәр дип күрсәтә. Ә менә 38 процент (!) мин ришвәт биргәнем юк, дип  җавап бирә. Игътибар! Алдагы сорауда мин ришвәт бирмим, дип 9 процент эшмәкәр язса, бу сораштыруда ришвәт бирмәүчеләр күрсәткәнебезчә 38 процент тәшкил итә. Бу очракта сораштыруда катнашучыларның бер үк фикергә ике җирдә төрлечә җавап язулары күренә.

Бирелгән ришвәтнең күләме Сезнең өчен сизелерлек зур суммамы дигән сорауга 66 процент җавап бирүче юк, дип белдерсә, 34 процент сораштыручы аның күләмен үзе өчен сизелерлек, дип бәяли.

Сораштыруда катнашкан 35 процент эшмәкәр коррупция күренешләренең киң таралуы кеше хокукларын бозуга китерә, дип саный, 27 процент исә бу икътисадның үсешенә тискәре йогынты ясый, дип фикерли, 24 процент сораштыручы бу халыкның тормыш дәрәҗәсе төшүгә китерә дип, ә 14 проценты дәүләтнең куркынычсызлыгына яный, дип бәяли.

Коррупцияне китереп чыгаручы сәбәпләр дип 24 процент сораштыручы шәхси файдага омтылучылар булуы, 20 проценты бюрократиянең артык катлаулыга әверелүе, шулай ук 20 процент сораштыручы хезмәт хакының түбән булуын атый. 19 проценты – законнарның камил булмавы, 17 проценты халыкның килеп чыккан мәсьәләләрне ришвәт биреп хәл итәргә омтылуыннан барлыкка килә дип саный.

Утырышта район эшмәкәрләре арасындагы сораштыру коррупцияне булдырмау яисә инде күпкә киметү буенча эшнең тиешле дәрәҗәдә булмавын күрсәтә, дип билгеләп узылды. Бу өлкәдә хәбәрдарлыкны, ачыклыкны арттыру һәм эшмәкәрлеккә кагылышлы кабул ителә торган карарларның закон кысаларында булуын һәрбер тармак җитәкчесенә тәэмин итәргә кушылды.

Дәүләт коррупция проблемасын хәл итәргә тырыша дип уйлыйсызмы?

1 Көчле омтылыш.

2 Кайбер омтылыш.

3 Омтылыш бар, гамәлләр юк.

4 Башкалар.

Коррупция очраклары турында сез хәбәр итәргә ризамы?

1 Әйе, әмма аноним рәвештә, чөнки үземнең шәхси куркынычсызлыгым өчен борчылам.

2 Әйе, мондый факт турында хәбәр итәр идем һәм үзем турында бөтен мәгълүматны калдырыр идем.

3 Юк.

4 Җавап бирүдән тыелам.

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: