Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

01 хезмәте хәбәр итә: кыштан калган чүп-чарларны җыештырырга кирәк

Яз кояшы жирне кардан ачып, ямьле айлар килеп житте. Шул вакытларда, жир кардан арынганда, җир өслегендә кыштан жыелып калган чүп-чарлар, тау итәкләрендә, болыннарда, басу-кырларда көздән калган иске үләннәр хасил була.

Шул нисбәттән, үз чиратында янгыннарның чыгу очрагы да еш күзәтелә, ни өчен дигәндә, кемнеңдер ваемсызлыгы аркасында, ягъни кипкән чирәмнәргә ут төртү дисеңме, я булмаса сүндерелеп бетермичә калган учак, тәмәке төпчеге дисеңме, болар барысы да шуның сәбәбе булып тора.

Шуңа күрә дә, кичекмәстән, янгыннарны булдырмау өчен, җир өслеге карлардан ачылуга ук, кипкән иске үләннәрне, кыштан калган чүп-чарларны жыештырырга кирәк. Һәм аларны яндыру тыела. Ни өчен дигәндә, һәр ел саен яз айларында шул сәбәпләрдэн янгыннарның артуы күзәтелә. Шулай ук басу - кырларда, болынлыкларда иске үләннәрне яндырып китүчеләр дә күп, шуның аркасында күпме агач посадкалары, урманнар зыян күрә. Шушындый очракларны булдырмас өчен, авыл жирлеге башлыкларына, урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда, кичекмәстән, түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк:

  • ирлекләрдә, авыл хуҗалыгы оешмаларында ирекле янгын сүндерү командаларын булдыру;
  • җирлекләрдә, авыл хужалыгы предприятеләрендә, оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда чүп-чарларны һәм корыган үләннәрне чистарту;
  • урман, посадка, басу кырыйларында янгын күчмәсен өчен сукаланган полоса булдыру;
  • елгаларда, буаларда су алу урыннары булдыру;
  • авыл жирлекләрендә, авыл хуҗалыгы оешмаларында кизу торуны оештыру;
  • авыл жирлекләрендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, оешмаларда, шэхси хужалыкларда янгын сүндерү өчен су запаслары булдыру;
  • шәхси хужалыкларда өй яннарында су савытлары, һәм янгын сүндерү җайланмасы булдыру.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәлэрен үтәмәгән очракта гражданнар тубәндәге административ жаваплылыкка тартылырга мөмкин:

  • шәхси хуҗалыкларда ут ягу очрагын бозган өчен гражданнар Рәсәй Федерациясенең административ кодексының 20.4 маддәсе нигезендә 2 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, шушы ук маддәнең 2 бүлеге нигезендә, гражданнар 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Бәла-казаны булдырмый калу өчен без һәрберебез дә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә тиеш.

Балтач һәм Кукмара муниципаль районнары буенча
дәүләт күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык