Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

01 хезмәте нәрсә хакында кисәтә

Ягу сезоны башлану белән, кызганычка каршы, торак секторларда янгын чыгу очраклары да арта. Көзге-кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә кисәтү чаралары күрү аеруча мөһим.

Ягу сезонында, җәйге чор белән чагыштырганда, техноген янгыннар саны 15 процентка арта. Янгыннар торак секторларда, шулай ук шәхси йортларда һәм күпфатирлы йортларда килеп чыга. Бу салкын булганлыктан, мичләрнең, электр белән җылыту җайланмаларының көчәйтелгән режимда эшләве белән бәйле. Гражданнар бинага яккан вакытта элементар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмиләр: җылыту приборларының инструкцияләрен үтәмиләр яисә төзек булмаган хәлдә файдаланалар. Мисал өчен, биналарны җылыту газ яисә электр плитәләре өчен аеруча еш файдаланыла. Болай эшләү янгын чыгуга китерергә мөмкин.

Ягу сезонында янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электр җиһазлары, мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү.

Янгыннар чыкмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк: кулдан ясалган (кустар) җылыту приборларыннан файдаланмаска, җылыткычларны челтәр, урын-җир яисә җиңел янып китә торган предметларга якын куймаска, җылыткычлар белән бергә башка приборларны бер розеткага тыкмаска, җылыткычларда кием яисә башка предметларны киптермәскә, эшләп торучы электр җылыткычлары булганда балаларны өлкәннәр күзәтүеннән башка калдырмаска.
Исегезгә төшерәбез: янгын чыккан очракта 01 телефонына, кәрәзле телефоннан 112 номерына шалтыратырга кирәк. Яна торган бинадан тизрәк чыгу сорала. Милекне коткаруга вакытыгызны сарыф итмәгез, иң элек үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеге хакында уйлагыз.


Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы