Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

02 кисәтә: Закон таләпләрен бозмыйк!

Районыбызда таләпләрне үтәмәүче 3 ата-анага беркетмәләр төзергә туры килде.

Илебезгә коронавирус инфекциясе янау сәбәпле, хөкүмәтебез тарафыннан күп кенә чикләүләр кертелде. Әлеге авыру Рәсәй Хөкүмәтенең 2020нче елның 31нче гыйнваренда  кабул ителгән 66нчы номерлы карары нигезендә, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч яный торган авырулар исемлегенә кертелде. Дәүләтебездәге һәркемнән  вирустан мөмкин кадәр ныграк саклану таләп ителде. Шул сәбәпле, мәктәпләрдә укулар да дистанцион тәртиптә көйләнде. Шунлыктан, әти-әниләргә искәртеп үтәсе килә. Әгәр балигъ булмаган бала төпле сәбәбе булмаган көенчә уен, спорт мәйданчыкларында, паркларда, урамда, кибет яки башка шуның ише җәмәгать урыннарында йөрсә, полиция хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясенең административ тәртип бозулар кодексының 5.35 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә беркетмә төзеләчәк. Административ беркетмәләр район башкарма комитеты каршында эшләүче балигь булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышында карала. Чөнки ата-ана баласының сәламәтлеген саклаудан, яклаудан читләшкән булып исәпләнә. Кызганычка каршы, районыбызда шушы таләпләрне үтәмәүче 3 ата-анага беркетмәләр төзергә туры килде. Урамда балаларын ияртеп йөрүче әти-әниләр дә очраштыргалый.

Хөрмәтле райондашлар! Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бу катлаулы чорда закон таләпләрен бозмыйк.

Ләйсән Шакирова,
Балтач район эчке эшләр бүлегенең
балигъ булмаган балалар белән эшләүче
өлкән инспекторы, полиция майоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар үзизоляция