Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1-2 гыйнвар көннәрендә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыярга тәкъдим кергән

«Аек Рәсәй» федераль проект җитәкчесе, Россиянеӊ иҗтимагый Совет вәкиле Солтан Хәмзәев 1-2 гыйнвар көннәрендә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыярга тәкъдим керткән.

Бу турыда хат министр Денис Мантуров исеменә юлланган.

Хатта әйтелгәнчә, Яӊа ел бәйрәмнәре, күп очракта спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык куллану белән истә кала. Нәтиҗәдә,

«Ашыгыч ярдәм» чакырту, хастаханәләргә мөрәҗәгать итү күп тапкырлар арта. 2020 елда COVID-19 пандемиясе  таралу сәбәпле, медицина учреждениеләре болай да авырлыклар кичерә, бу бәйрәмнәрдә чакырулар күп артса, зур кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан, 1-2 гыйнвар көннәрендә спиртлы эчемлекләрне сатуны тыярга кирәк, диелә хатта.

Сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә спиртлы эчемлекләр 1-2 гыйнвар көннәрендә сатылмаса:
1. Берни дә булмый
2. Аракыны алдан алып куячакбыз
3. Күптән кирәк иде
4. Бик авырга туры киләчәк

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аракы сату