Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 ай вакыт калды, ә сез салымыгызны түләдегезме әле?!

Хөрмәтле райондашлар, исегезгә төшерәбез! 1 ай вакыт калып бара - салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк!

"Татарстан почтасы" аша октябрь ае башыннан 20 меңнән артык райондашыбызга конверт белән уведомление таратылган инде. Түләү кәгазьләре килгән райондашларыбызның үз вакытларында җир, транспорт һәм мөлкәт өчен тиешле салымнарын түләүләрен сорыйбыз.

Закон нигезендә “Личный кабинет налогоплательщика”дан файдаланучыларга салым түләү өчен белдерү кәгазьләре электрон рәвештә җибәрелә. Түләү кәгазьләрен электрон рәвештә алучыларга почта аша салым хатлары җибәрелмәячәк.

Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, бу турыда салым органына хәбәр итәргә кирәк. Шуның өчен игътибарлы булуыгыз сорала?!

2016 нчы елның 1 ноябренә кадәр уведомлениеләр алмасагыз, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез, диләр салым хезмәткәрләре. Балтач районындагы салым инспекциясе телефоны: 8(84368) 2-49-45.

 

Фото: nalog.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: налоги