Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"1 июльдән үк!" - балалар пособиесе 50 сум урынына 10 мең булачак

Быел 1 июльдән яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен пособиены 10 мең сумга кадәр арттыралар. Әлегә кадәр бу сумма 50 сум иде.

Бу турыда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

"Бер яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә ярдәмне арттыру турында кара кабул ителде. Аларга ай саен бер бала өчен 10 мең сумнан артык акча түләнәчәк. Моңа кадәр бу 50 сум иде", - дип сөйләгән Медведев демография өлкәсендә Россия үсешенең илкүләм максатларына ирешү турында киңәшмәдә.

Хөкүмәт башлыгы бу сорауның Президент Владимир Путин белән 20 июньдә туры элемтә вакытында күтәрелгәнен дә искә төшергән, дип яза Татар-информ.

"Хәзерге вакытта гаиләләрнең мохтаҗлыгы критерийларын ике яшәү минимумына кадәр арттыру турында закон проекты әзер. Моның ярдәмендә беренче һәм икенче бала өчен айлык пособие алучылар саны артачак", - дигән Медведев.

Шулай ук инвалид бала караучы хезмәткә яраклы, эшләмәүче ата-аналарга компенсация күләме дә ике тапкыр артачак.

"Бу чаралар быел 1 июльдән үк гамәлгә кертеләчәк", - дигән премьер.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие