Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар артты

Республикада түләүләр күләмен үзгәртүнең уртача индексы — 4,4 процент, факттагы күрсәткеч 4,28 процентны тәшкил итә.

Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр артты.

«Татарстанда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 2021 елның 1 июленнән — 4,4 процент, факттагы күрсәткеч 4,28 процентны тәшкил итә», — диде Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Аның сүзләренчә, газның бер кубометры өчен тарифлар — 6 сум 70 тиен сум, электр энергиясенә 4 сум 11 тиен күләмендә билгеләнгән. Ташламалы категорияле гражданнар өчен — бер киловатт 2,88 сум.

«Күп фатирлы йортларда чүп чыгару хезмәте өчен түләү бер кешегә 96,08 сум, шәхси торак йортлар өчен аена 104,23 сум тәшкил итәчәк», — диде Александр Груничев.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр арта ТКХ түләүләре