Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 марттан нинди үзгәрешләр көтелә?

Ай башыннан балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыела, чит ил агентлары турында законны бозган өчен җинаять җәзасы һәм башкалар?

Ай башыннан балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыела, чит ил агентлары турында законны бозган өчен җинаять җәзасы кертелә, персональ мәгълүматларны яхшырак саклау турында закон һәм күп кенә башка законнар эшли башлый. Шуларның иң әһәмиятлеләренә тукталып үтәбез.

Түләмәгән очракта балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыру тыела
16 яшькә җитмәгән балаларны, юлга түләмәгән очракта да, җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруга 7 марттан чик куела. Законга төзәтмәләр кондукторлар яки йөртүчеләрнең билетсыз укучыларны транспорттан куып чыгаруына бәйле шау-шулы берничә очрактан соң кабул ителгән. Моннан тыш хәзер шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара транспортка түләүне контрольдә тоту һәм раслау тәртибен төбәкләр мөстәкыйль билгели алачак. Моңа кадәр бу тәртип федераль дәрәҗәдә билгеләнгән.

Персональ мәгълүматлар әйбәтрәк саклана
Ай башыннан “Персональ мәгълүматларны саклау турында” законга төзәтмәләр үз көченә керә. Яңа нормаларның, әйтик, кулланучыларның кибетләрдә, хезмәт күрсәтүләрдән файдаланганда калдырган мәгълүматларын саклавы күздә тотыла. Хәзер мондый мәгълүматларны (мәсәлән, кешенең исеме һәм фамилиясе, адресы, телефоны, электрон почтасы) кешенең үз ризалыгыннан башка таратырга ярамаячак. Закон буенча, тәгаен нинди шәхси мәгълүматларны таратырга яравын, кайсыларын — ярамавын без үзебез хәл итәргә тиеш булачакбыз.

Кадастр эше җиңеләя
Кадастр эшләрен комплекслы, күмәк үткәрә алуга хокуклы заказчылар исемлеге киңәйтелә. Бу, әйтик, бер бакчачылык ширкәтендә урнашкан төрле объектларга кагыла. Яңа нормалар 23 марттан үз көченә керәчәк.

Хәзер дәүләт органнары гына түгел, бәлки әле физик яки юридик затлар үзләре генә дә кадастр эшләренә заказ бирә алачак. Мәсәлән, бакчачылык ширкәте әгъзалары берьюлы берничә җир кишәрлеге буенча кадастр эшләре башкаруга заказ биреп, акчаларын янга калдыру мөмкинлегенә ия булачак– бу очракта хезмәт күрсәтү алар өчен арзангарак төшәчәк.

Чит ил агенты статусындагы кешеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен җинаять җәзасы кертелә

Март аеннан “иноагент” статусына ия булучы физик, шулай ук юридик затлар өчен җинаять җаваплылыгы гамәлгә кертелә. Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан алып барыла торган махсус исемлеккә кертү өчен үзе турында мәгълүмат тапшырмаучыларга хәзер зур штраф яки ике елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Мондый статуслы коммерциясез оешмаларга, “иноагент” дигән тамга куймыйча гына мәгълүматлар тараткан өчен, 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа закон үзгәрешләр