Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 миллион сум акчасын балконнан ташлаган...

79 яшьлек әбекәй полициягә ярдәм итәм дип уйлаган.

Мәскәүдә яшәүче 79 яшьлек хатын мошенниклар тозагына эләккән. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Мәскәү" агентлыгы хәбәр итә. Таныш булмаган ир өлкән яшьтәге хатынга үзен полициянең участок уполномоченные дип таныштырган һәм җинаятьне ачуда ярдәм итүен сораган. Янәсе дә, хатынга мошенниклар мөрәҗәгать итәчәк, ә ул аларның таләпләренә риза булырга тиеш булган.

"Шуннан соң пенсионерның телефонына шалтыратканнар һәм аның адресына янаулар яудыра башлаганнар. Билгесез кеше аңардан 1 миллион сум акча таләп иткән, аны банктан алып, балконнан ташларга кушкан. Хатын боларның барысын да үтәгәч, ир балконнан ташланган акча салынган пакетны күтәреп качкан", - дип белдерделәр ведомствода.

Караклык турында җинаять эше кузгатылган, шикләнелүчеләр тоткарланган. Хокук сакчылары аларның шундый ук башка җинаятьләргә катнашы барлыгын тикшерә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кырыкалдар мошенниклар