Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1 октябрьдән тәмәке тартучылар нишләр инде?

Россия Хөкүмәте янгынга каршы режим кагыйдәләренә тәмәке тартуны, шашлык кыздыруны фатир, кунакханә һәм тулай торак балконнарында шәм яндыруны тыя торган үзгәрешләрне раслады.

Бу хакта 26 сентябрьдә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәзер закон нигезендә ачык утны балконнарда һәм фатир лоджияләрендә, тулай торак бүлмәләрендә һәм кунакханәләрдә куллану тыела», — дип китерә ТАСС әңгәмәдәшенең сүзләрен.

Бу тыю 1 октябрьдән үз көченә керә дип билгеләнә.

Шулай ук хөкүмәт медицина учреждениеләре һәм кинотеатрларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә карата яңа таләпләрне хуплады. Хәзер кинозаллардагы сеанслар алдыннан тамашачылар янгын чыккан очракта нишләргә тиешлеге хәбәр ителәчәк, ә балалар һәм авырулар өчен палаталар, нигездә, беренче катларда урнаштырылырга тиеш булачак.

Тулырак: Tatar Today

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке