Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

10 мең сум өстәмә акча алу өчен кемнәнргә гариза язарга кирәк? Тулырак язмабызда укыгыз

Татарстан Пенсия фонды 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә өстәмә 10 мең сум акча түләячәк.

16 яше тулмаган балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекун яисә попечительләргә, 16 яшькә кадәрге баланы уллыкка алучыларга июль аенда балаларның һәркайсына унар мең сум акча түләячәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы “Балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указы нигезендә бу акча агымдагы елның апреленнән һәм июнь аеннан 3 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга ун мең сум күләмендәге акчалата түләүләргә өстәмә рәвештә бирелә.

Әлеге өстәмә ярдәмнең үзенчәлеге шунда: бу акчаны түләүне сорап, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды, 5 һәм 10 мең сум түләү турындагы карарларга нигезләнеп, түләүне рәсмиләштерә һәм акча күчерә.

“Моңа кадәр 3 яше тулмаган балаларга 3 ай дәвамында 5 әр мең сум, 16 яшькә кадәрге балаларга берьюлы түләнә торган 10 мең сум акчаны алган ата-аналар һәм әлеге категория балаларның опекуннары бу төр акчалата ярдәмне автомат рәвештә алачаклар, Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Әлегә кадәр 3 яшькә кадәрге яки 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акча түләүне сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрдәге балаларга 10 мең сум өстәмә акча әти-әниләр яки опекуннар беренче төр ярдәмне сорап язганнан соң гына түләнә. Моңа кадәр әле 3 айдан артык вакыт бар, гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Гариза буенча уңай карар чыгарылган очракта өстәмә 10 мең сум акча бернинди тоткарлыксыз күчерелә.

Кабат искәртәбез, 10 мең сум күләмендә өстәмә акча алу өчен әти-әниләргә һәм опекуннарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, акча автомат рәвештә күчерелә.

Әти-әниләргә ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар һәм җаваплар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие субсидия