Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

100 иде 1000 булган

«100 сум ГАИ штрафы бар иде. Онытып йөреп, вакытында түли алмадым. Ай ярым үткәч, шуны 1000 сумга арттырып түләргә мәҗбүр иттеләр. Шушы дөрес буламы инде?», дип мөрәҗәгать итте Балтачтан Т. Без, үз чиратыбызда, бу сорауны штрафлар эзләү һәм түләттерү белән турыдан-туры шөгыльләнүче оешма-суд приставларының Балтач район бүлеге начальнигы Наил Гайнановка...

- Дөрес, - диде ул. - Монда РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча сүз бара. Шушы кодексның 32.2 маддәсендә әйтелгәнчә, хокук тәртибен бозган өчен салынган административ штрафлар бу хакта карар чыкканнан соң 30 көн эчендә түләнергә тиеш. Ул суд, ЮХИДИ, полиция тарафыннан салынганмы, яки башка берәр шундый штраф салырга хокукы булган оешманыкымы, комиссиянекеме, анысы мөһим түгел. Вакытында түләнмәгән һәр штраф өчен протокол төзеп судка җибәрелә. Кодексның 20.25 маддә¬се буенча вакытында түләмәгән өчен ул сумма ике тапкырга арттырылып (әмма 1000 сумнан да ким түгел) административ штраф салына яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алына.
- Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча узган ел күп эш каралдымы?
- Вакытында штраф түләмәгән өчен 100ләп кеше административ җаваплылыкка тартылды. Бу безнең хезмәткәрләр тарафыннан төзелгән барлык штраф буенча протоколларның яртысы чамасы. Суд карары буенча 18 кеше утырып чыгарга мәҗбүр булды. Вакытында түләмәгән өчен салынган административ штрафлар гына да 37 мең сум булды.
- Бу кадәр эшләрнең үтәлешен ни рәвешле тәртипләп торасыз соң?
- Безнең бүлектә административ җаваплылык турында протоколлар төзүгә вәкаләтле 8 хезмәткәр эшли. Судтан килгән һәм пристав башкаручылар чыгарган карарларның барысының да үтәлеше көндәлек контрольдә тотыла. Иртән эш сәгате башланганчы һәм кич эш сәгате беткәч җыелып сөйләшәбез, аларда әнә шул карарларның үтәлеше дә тикшерелмичә калмый. Түләү вакыты чыккан эшләр кодексның 20.25 маддәсенең 1нче өлеше буенча административ җаваплылык турында протокол төзеп кабат судка җибәрелә. Монда гаепле кешенең үзен чакырып ни өчен түләмәвен ачыклап чара күрелә.
- Штраф салганнар икән, түләмичә качып калып булмый алайса.
- Юк, билгеле. Вакытында түләвең яхшы. Нервың бозылмый, артык чыгымнар чыкмый.
Районның суд приставлары җитәкчесе белән Хәлил НӘКЫЙПОВ сөйләште.
Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250