Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән

Тикшерү барышында кафеда санитария-дезинфекция режимы, ризыкларны саклау һәм әзерләү шартлары бозылуы, шулай ук персоналның шәхси гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве ачыкланган.

Татарстанда 11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе мәгълүматы буенча, ул шаурманы Тәтеш шәһәрендәге «Нур» кафесында сатып алган булган.

Санитария ведомствосында хәбәр итүләренчә, баланың авыр инфекция йоктыруы турында мәгълүматтан соң, Ленин урамындагы кафеда эпидемиологик тикшерү уздырылган.

Тикшерү барышында кафеда санитария-дезинфекция режимы, ризыкларны саклау һәм әзерләү шартлары бозылуы, шулай ук персоналның шәхси гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве ачыкланган. Шәхси эшмәкәргә эшчәнлеген вакытлыча туктату турында беркетмә төзелгән. Кафены печатьләгәннәр. Материаллар судка тапшырылган.

«Татар-информ»га Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кыз бала үлү сәбәпле тикшерү үткәрелә. Хәзерге вакытта кыз үлеменең төгәл сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина чаралары алып барыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев