Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

11 октябрьдән Татарстанда өлкәннәр өчен QR-кодлар һәм үз-үзеңне изоляцияләү кертелә

Татарстанда ковидка каршы чаралар катгыйландырылачак.

Яңа өстәмә чикләүләр 11 октябрьдә гамәлгә керәчәк, бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Кызганычка каршы, эпидемиологик хәл яхшырмый. Кайбер төбәкләр мисалында күргәнегезчә, халыкның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар кирәк", - диде Галимова.

Әйтик, 11 октябрьдән театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт заллары тамашачылар залларын 50% тан да артмаган очракта гына эшли ала, әмма 500дән артык кеше җыелырга тиеш түгел. Әлеге чараларны түбәндәге шартлар үтәлгәндә һәм залның 70% тулы булганда гына үткәрергә мөмкин булачак:

- чараны оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашучы барлык хезмәткәрләр, медицина оешмасы белешмәсе белән расланган вакциналаштыруга каршы медицина күрсәтмәләре булган затлардан тыш, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган;

-  чарага 18 яшьтән өлкәнрәкләр керү һәм анда булу бары тик Covid-19га каршы вакцинация узуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә рөхсәт ителә.;

- Covid-19 таралышына каршы тору буенча ТР опертабының чараны үткәрү турында аны үткәрүгә җиде көннән дә соңга калмыйча хәбәр итүе.

Спорт һәм физкультура чаралары, күңел ачу, мәдәни чаралар тамашачы урыннарын 50% тан да артмаган күләмдә биләү, әмма 500 дән артык кеше җыймыйча гына үткәрелергә тиеш. Шулай ук әлеге чараларны түбәндәге шартларда залның 70%ы гына тулы булганда үткәрергә мөмкин булачак:

- чараны оештыруда һәм хезмәт күрсәтүдә катнашучы барлык хезмәткәрләр һәм затлар, вакциналаштыруга  каршы медицина күрсәтмәләре медицина белешмәсе белән расланган затлардан тыш, барысы да Covid-19га каршы вакциналанган булырга тиеш;

- 18 яшьтән өлкәнрәкләргә чарага керү һәм анда булу бары тик Covid-19га каршы вакцинация узуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә рөхсәт ителә.;

- чараны һәм аны үткәргәндә ТР Оператив штабы тарафыннан аны үткәрүгә 30 көннән дә соңга калмыйча килешенгән.

Моннан тыш, кунакханәләр, шул исәптән хостеллар, номерларның 50%ын гына кулланганда эшли ала. Тулысынча тутырылыш - барлык хезмәткәрләр дә (вакциналаштыруга каршы медицина күрсәтмәләре булган затлардан тыш) Covid-19га каршы вакциналаштырылган очракта гына.

Җәмәгать туклануы объектларында булу, спорт үзәкләрендә, йөзү бассейннарында, фитнес-үзәкләрдә, аквапаркларда, хезмәт күрсәтү, сәүдә үзәгендә һәм СКҮ (ТРК)ларга керү һәм анда булу, азык-төлек булмаган товарлар белән ваклап сату объектларында сәүдә залы мәйданы 400 кв.метрдан артык булган булганда, гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә мөмкин булачак.

Моннан тыш, Cоvid-19га каршы вакцинацияләнмәгән яки соңгы алты ай эчендә авыруны кичермәгән 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә, алар яшәү һәм тору урыннарыннан бары тик түбәндәге очракларда гына чыгып китәргә мөмкин булачак:

- ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме сорап һәм тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаганда;

- Covid-19га каршы вакцинация үткәрү урынына барганда;

- иң якындагы товарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтү урынына барганда;

- кешеләр күп булмый торган урыннардан тыш, яшәү (тору) урыныннан 100 метрдан да еракка китмичә йөреп керергә яки йорт хайваннарын йөртеп керегә;

-  иң якын урнашкан урнага чүп чыгарып керегә.

Эш бирүчеләр мондый хезмәткәрләрне дистанцион эш формага күчерергә яки 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен күрсәтелгән чикләүләрне үтәүне тәэмин итүче башка чаралар күрергә тиеш.

Чыгынак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә чикләүләр ковид-кагыйдәләр