12 яшьлек кадет һәлак булган: аның үлеме бик күп сораулар тудырган
Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган.
Биектау районында кадетлар мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы — 12 яшьлек малай һәлак булган. Аның үлеме бик күп сораулар тудырган. Бу хакта «Высокогорские вести» хәбәр итә.
Малай кичен дустының мотоциклында утырып йөргән. Рульдә дусты утырган булган. Кинәт йөртүче артта утыручының бөтен гәүдәсе белән үзенә авып, мотоциклдан шуып төшә башлавын аңлаган.
Малай мотоциклны туктаткач, дустының сулыш алуы ешаюын, укшуын күргән. Табиблар килгәч, 12 яшьлек баланың үлүен ачыклаган.
Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев