12 яшьлек баланы аздырмакчы булган....
Бу адәм актыгы үсмергә бер төн өчен 5 мең сум акча тәкъдим иткән
Стәрлетамакта Авыргазы районында яшәүче 34 яшьлек ир тоткарлана.
Ирне балигъ булмаганнарга карата рәхимсез гамәлләр кылуда гаеплиләр.
Тикшерү версиясе буенча, бу хәл 14 майда булган. Азык-төлек кибетендә ир исерек хәлдә 12 яшьлек кызга карата бозык гамәлләр кылган. Бала бу хәл турында әти-әниләренә сөйли, алар полициягә мөрәҗәгать итә.
Берничә кичектергесез тикшерү чаралары үткәрелгән, алар ярдәмендә фаразланган җинаятьченең шәхесен ачыклый алганнар. Ирне абыйсының фатирында тоткарлыйлар. Кисәтү чараларын сайлау турында мәсьәлә хәл ителә, ә бу очракны тикшерү дәвам итә.
Чыганак: Кызыл таң
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев