Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«13 %ын кайтарып буламы?»

2024 елда башкарылган түләүләр өчен 2025 елда кайтарганда, 150 мең сумга хәтле (13 %ы — 19 500 сум) мөмкин булачак.

Дарулар өчен тотылган чыгымның 13 %ын кайтарып буламы? Әллә ул дәвалануга гына кагыламы?

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН җавап бирә.

— Әгәр бу даруга табиб рецепты һәм даруханәдән сатып алынганны раслый торган чеклары булса, чыгымның 13 %ын кайтара алалар. Шунысы бар: дәвалану, уку, фитнес ише чыгымнарга вычет кайтару суммасы барысы бергә 120 мең сумнан артмаска тиеш (13 %ы — 15 600 сум). Дарулар да шушы суммага керә. 

2023 елга 120 мең сумга хәтле чыгым өчен мөмкин. Ә быелдан бу системага үзгәреш кертелде, сумма күләме артты. 2024 елда башкарылган түләүләр өчен 2025 елда кайтарганда, 150 мең сумга хәтле (13 %ы — 19 500 сум) мөмкин булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев