Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

14 яшьтә әтисен янә әти итмәкче?..

14 яшьлек кыз үги әтисеннән балага узган. Ир кыздан 12 яшькә өлкәнрәк.

Башкортстанның Зилаер районында яшәүче 14 яшьлек кыз үги әтисеннән балага узган. Ир кыздан 12 яшькә өлкәнрәк. Кыз район үзәк хастаханәсенә 27 гыйнварда мөрәҗәгать иткән. Анда аңа йөклелекнең 9-10 атнасы турында хәбәр иткәннәр.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре җенси якынлыкның узган елның ноябрь ахырында булуын ачыклаган. Үги кызы белән ир бергә яшәгән йортта җенси мөнәсәбәткә кергән. Ирне полициягә китергәч, ул барысын да таныган. Хәзерге вакытта эшне тикшерүче карый.

Кызганычка каршы, кызның әнисе бу вакытта кайда булган, аңа ничә яшь, бу гаилә нинди шартларда яшәгәнлеге турында мәгълүмат юк. Шулай да үги атага нибары 26 яшь булгач, аның хатыны үзеннән берникадәр өлкәнрәктер, дип уйларга урын бар. Шул ук вакытта, әлегә кыз белән нәрсә булачагы да билгеле түгел, дип яза Кызыл таң.

Кызганычка каршы, бала туачагы турындагы хәбәр һәркемгә дә зур шатлык алып килми шул. Бу гаиләне дә киләчәктә тикшерүләр көтә.

Чыннан да, күп вакыт кем белән яшәгәнебезне дә белмибез. Тирә-яктагыларга игътибарлырак булсак иде.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять