Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

15 яшьлек кызга карата көч кулланган ир-атны кулга алганнар

Казанда яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 49 яшьлек ир-атка «Җенси төрдәге көч куллану гамәлләре» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Казан полицейскийлары 15 яшьлек кызга карата җенси төрдәге көч кулланган ир-атны кулга алганнар. Полициягә кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«17 октябрьдә Казанның «Мәскәү районы» полиция бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул үзләре яши торган торак йорт подъездында билгесез ир-атның аның 15 яшьлек кызына карата көч куллануын әйтә», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Полицейскийлар ачыклаганча, ир-ат кызга ул мәктәптән кайтып килгән чагында - лифтта һөҗүм итә. Ир-ат, кызга янап, гәүдәсен тоткалый һәм мәктәп укучысына карата җенси төрдәге көч куллана.

Тәртип сакчылары әлеге урынны җентекләп тикшерә, видеокамера язмаларын һәм шаһитлардан сорау ала. Ир-атны «кайнар эз»дән кулга алалар. Ул Казанда яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 49 яшьлек ир-ат булып чыга.

Ул үз гаебен тулысынча таный. Хәзер полицейскийлар аның башка шундый җинаятьләрдә дә катнашы бармы-юкмы икәнлеген тикшерә.

Ир-атка карата «Җенси төрдәге көч куллану гамәлләре» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

 

Фото: скрин с видео МВД по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал

2
X