Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

15 яшьлек укучы кызны үтерүчене 14 елдан соӊ табалар

Башкортстаннныӊ Аккатай районынында полиция хезмәткәрләре 15 яшьлек укучы кызны үтерүдә гәеплене 14 елдан соӊ табалар.

2006 елныӊ октябрь аенда районныӊ бер авылыннан укучы кыз югала. Эзләп-эзләп карасалар да, ул суга төшкәндәй юкка чыга. Бер атнадан соӊ кызныӊ мәсхәрәләнгән гәүдәсе ерганак төбендә табыла. Әмма үтерүчене ул вакытта таба алмыйлар.

2019 елда криминалист белгечләр урлау өчен тотылган 31 яшьлек ирнеӊ биологик эзләрен тикшергәндә, аныӊ 14 ел элек җинаять урынында калдырган эзләр белән туры килүен күрәләр.

Җинаять эшләүдә гәепләнгән ир, дөрестән дә, өенә кайтып барган балигъ булмаган кызга һөҗүм итүен һәм аны мәсхәрәләп, җансыз гүдәсен ерганак төбенә яшерүен таный. Бу хәлдән соӊ, ул бу яклардан бөтенләй юкка чыга.

Җинаятьчегә карата Россия Федерациясенеӊ ике матдәсе буенча эш ачылган һәм ул сак астына алынган.

Бу турыда gorobzor.ru сайты хәбәр итә.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять криминал