Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

153 сумлык шоколад - угъры булып теркәлүгә бер сәбәп

“Дуслар сайларга өйрән, “юк” дип әйтергә күнек”, яки КДН утырышыннан репортаж

Бу очракта комиссия рәисенең әлеге киңәше белән килешмичә булмый. Гадәттә бит без, әти-әниләр, балаларны “дус булырга теләгәннәрне кире какма, кешегә ярдәм итәргә атлыгып тор”, дип өйрәткән булабыз. Ә менә мәсьәләнең икенче ягы да булуы турында уйлап бетермибез. Хәер, хәзерге балаларга ничек тәрбия бирергә дә белмәссең. Психологлардан башка ерып чыгам димә. Гади авыл кешесе өчен ят тоелса да, кайбер аңлашылмаучанлыклар килеп туганда психологларның ярдәме сизелми калмас иде. Менә студент яшендәге егетне генә алыйк, күрше район кибетеннән 153 сумлык шоколад урлый ул. Шунын аркасында комиссия каршында кызарып басып тора да инде. Зур сумма да түгел, әмма угъры булып теркәлүгә бер сәбәп. Авылда яхшы аты бар, укыган җирендә мактыйлар, гаиләсендә җитмәүчелек юк... – улының әлеге гамәленннән хушы киткән ана кеше дә эшнең нидә икәнлеген аңлый алмый газаплана. Егет беркемне дә гаепләми, үзенең габебен таный, әмма инде соң, кара тап сине бирегә алып килгән икән, син моны алга таба үзеңнең тәртибең, акыллы гамәлләрең белән юарга тиешсең. Комиссиягә биргән сүзендә торыр дип уйлыйбыз егетне, баласының кылган гамәленнән оялып, хәсрәткә баткан әнисе хакына булса да ул бүтән ялгышлыклар кылмас, шәт. Шуңа күрә дә комиссия рәисе Наил Сабирҗанов “дусларны сайларга өйрән, юк, дип әйтергә күнек”, диде.

Йөзе шешенеп, көйгән ханымга да шулай дип әйтәсе килә дә, тик Яңа ел бәйрәмнәрендә эчкечелектән әлсерәгән баш аны кабул итәрлек хәлдә булмагандыр инде, шуңа да ул кайнап торган компанияле эшенә ашыкты, бер дә наркологка барам дип атлыгып тормады. Андагы хәмер оясын таркатмый торып, айныйм дигәннәр дә айный алмаска мөмкин. Хәйран акыллы күренгән яшәүсмергә дә дусты машина рулен тапшырмый кала ала иде югыйсә, машина йөртү хокукы юклыгын белгәндер, ә комиссия каршында басып торучы дусты чын дус ичмасам, рульне үзем сорап алдым, йөртәсе килде, дип тора.

Эчеп, гаиләсендә тавыш чыгаручы әтиләр дә чакырылган иде комиссиягә. Шунысы гаҗәп, айлар буе айный алмый йөриләр, ә менә комиссия каршына килгәндә төзек булалар. Димәк, эчмичә кала алалар бит. Әнә, берсе хатынын кыйный, өстәвенә әнисенә кул күтәрә дә, аннан үзе полиция чакырта. Ике баласы каршында гауга куптарган әти кешегә дә катгый кисәтү ясалды, бала каршында характер күрсәтү эш түгел, диде комиссиядәгеләр. Гаҗәп, гаиләсендә нинди көчле, әтәч кебек ирләр монда килгәч тәмам “бетә”, чебешкә әйләнә дә кала, авыз эченнән сүзләре дә ишетелми кайсыберсенең. Батырлыгыңны өйдә түгел, көчең ташып торса келәмнәрдә күрсәтергә кирәк, иптәшләр, көрәш ярышлары булып тора ләбаса.

Дөрес, сәбәпләр төрле, гаепләр дә берьяклы гына түгелдер. Әмма комиссия каршына басудан сак булырга кирәк, бигрәк тә әти-әниләр балаларын ныграк кайгыртсын иде, ничек итсә итсен, сәгать 10 нан соң ул-кызына урамда йөрергә рөхсәт бирмәсен. Чөнки полиция хезмәткәрләре һәрчак уяу, КДНнар да төнге рейдларда йөреп тора, бу иминлек өчен, баланың киләчәге өчен дә бик мөһим. Ялгышып кына ияргән кара сакалың гомер буе артыңнан калмаска мөмкин.

“Батыр” ирләрнең барысы да диярлек айнырга сүз бирде. Айный калсаң, 15 мең сум акча кирәклеге дә мәгълүм булды. Айнысыннар, тормышларын кешечә алып барсыннар, балаларын гына нәүмизләндермәсеннәр, – КДНчылар комиссия рәисе белән бергә барын да эшләргә әзер, тик менә комиссиягә әллә ничә тапкыр чакырылучылар гына моны аңлый микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдн