Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

16 ел элек югалган ана табылган!

Ул кечкенә ике баласын ташлап киткән булган.

Ырынбур өлкәсенең Орск шәһәрендә яшәгән бу хатын, өч яшьлек улын һәм алты айлык кызын ташлап, 2004 елда эзсез югала. Аны туганнары эзләгән, эшкә полиция дә кушылган, әмма бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмаганнар. Югалган хатынның әтисе балаларны үзенә тәрбиягә алган. 2015 елда хатынны "үлгән" дип таныганнар.

Ике бала анасы турында мәгълүмат кинәт быел калкып чыга. Ул Башкортстанның Пенсия фондына бер тапкыр түләүләрне сорап мөрәҗәгать иткән. Соңрак ачыкланганча, ул бу вакыт эчендә республикада яшәгән һәм яңа гаилә корган – аның кечкенә улы бар.

Югалган һәм мәрхүм дип танылган ана балалары белән судта очрашкан. Моңа бер генә як та сөенмәгән. Хатын процесс барышында аны мәрхүм дип игълан итү карарын гамәлдән чыгаруга каршы килмәвен һәм Орскига кайтырга җыенмавын белдергән. Балалар, үз чиратында, әниләренең нинди булуын да хәтерләмибез, ди.

Утырышта Орскида яшәүче ханымны «терелтү» турында карар кабул ителгән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларын ташлаган