Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

17 яшьлек мошенник миллиардерның улын 24 миллион сумлык фатирыннан мәхрүм иткән

Танылган миллиардер Гавриил Юшваевның улы балигъ булмаган мошенник корбаны булган.

Ул 24 миллион сумлыкфатирын югалта язган, бу хакта KP.RU хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, 24 яшьлек Илья полициягә сентябрь башында ук мөрәҗәгать иткән, тик тикшерү эшләре әле яңарак кына нәтиҗә биргән. Хокук сакчылары җинаятьченең кем булуын ачыклаган.

Шикләнелүче 17 яшьлек егет чит фамилия белән ялган кәгазь эшләре алып барган. Нәтиҗәдә, миллионерның улы чак кына кыйммәтле фатирыннан колак какмаган. Хокук сакчылары эшне тикшерүне дәвам итә.

Гавриил Юшваевның байлыгы миллиардлаган долларлар белән исәпләнә. 2019 елда ул Forbes исемлегенә кергән, ул чакта аның капиталы 1,5 миллиард долларга бәяләнгән. Моңарчы Юшваев «Вимм-Билль-Данн», PepsiCo һәм «Полюс» алтын чыгару предприятиесе компанияләренең төп акционеры булган.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар