Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

18 яшькәчә пособие булырмы?

Бу пособиегә аз тәэмин ителгән гаиләләр дәгъва итә алачак. Аны бирү кирәклеге турында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Петербургта узган халыкара икътисад форумында белдерде.

Министр безнең дәүләтнең гаиләләргә балалары өч яшькә җиткәнче генә финанс ярдәм күрсәтүен әйтеп үткән иде. Авыз тутырып сөйләрлекме соң? Әлегәчә, яшь ярымнан соң аена илле сум бирелә килүен искә төшерсәң, утырып еларга гына бит.

Боз кузгалган кебек инде. РФ Премьер-министры Д.Медведев яшь ярымнан өч яшькә кадәр балаларга (аз керемле гаиләләргә) аена ун мең сум түләнә башлый, диде. Бу карар кайчан гамәлдә эшли башлар, ишетү-күрү белән язарбыз, бүген әле аны алып караган кеше юк.

“Аерым төбәкләрдәге түләүләр булуын исәпкә алсаң да, ул бик аз күләмдә, – диде министр. – Бу эш федераль кимәлдә алып барылырга, мохтаҗ гаиләләргә финанс ярдәм сизелерлек артырга,18 яшькә кадәр биреләсе пособие ил буенча законлаштырылырга тиеш”, - дигән иде министр. Бу пособиегә ирешү өчен гаилә никадәр фәкыйрь булырга тиешлеген әлегә билгеләүче юк. Гадәттә ул өлкәннәрнең эш хакыннан чыгып исәпләнә, дип яза Өмет.


Чыганак: Яндекс.новости
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие