Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

1нче июльгә кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча махсус режим кертелде

Аномаль эссе һава торышы саклану сәбәпле, республикабыз территориясендә 6нчы июньнән 1нче июльгә кадәр, Татарстан Президенты боерыгы нигезендә, янгын куркынычсызлыгы буенча махсус режим кертелде.

Шул сәбәпле, басу-кырларда, торак пунктлар һәм предприятиеләр территорияләрендә үләннәрне, чүп-чарларны һ.б. яндыру тыела.
Әлеге периодта урман массивлырына керү тыела. Боерыкта шулай ук торак пунктларны һәм предприятиеләрне су белән тәэмин итү чараларын күрергә, янгын куркынычсызлыгы техникалары су ала торган урыннарны тиешле таләпләргә туры китерергә, елга-инешләрдә бөяләр ясап, аларга керү-чыгу юлларын тәртипләргә кушылган.
Әлеге чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штраф каралган: гражданнарга - 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр.
Хөрмәтле райондашлар! Сак булыйк! Су запаслары булдырып, хуҗалык территорияләрен тагын бер кат күздән кичерик, безнең куркынычсызлыгыбыз - бары тик үзебездән тора.
Фото: http://www.pkzsk.info/szhiganie-sterni-gubit-les/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250