Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2018 елда туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр бирелә торган түләү турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 нче елның09 февралендә кабул ителгән 67 нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә.

  • Әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса, 50000 сум;
  • 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан әниләргә 100000 сум.
  • Әмма бу акчаны алуның махсус шартлары бар. Бу шартлар түбәндәгеләр:
  • Баланың 2018 елның 1 январеннан соң туган булуы;
  • Әнинең дә,баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш;
  • Авыл җирлегендә 3 ел яшәгән булуы.
  • Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бер тапкыр бирелә торган түләү акчасын билгеләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

- паспорт
-бала туу турында таныклык;
- банкта ачылган счет реквизитлары.


25.06.2018 нче елда бу Карарга үзгәрешләр кертелеп, Балтач җирлегендә, ягъни шәһәр тибындагы поселокта яшәүчеләр дә бу акчаны алырга хокуклы.

Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-57-94; 2-41-37; 2-41-93.

Фото гл. редактора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие