Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2020 елда минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак

Ел саен минималь хезмәт хакы күләме алдагы елның икенче кварталы өчен яшәү минимумының 100 процент күләмендә билгеләнә, дип искәртте премьер.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ» ). 2020 елда минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга артып, 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте. Бу турыда ТАСС яза.

"Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон проектын карыйбыз, - диде Медведев. - Киләсе елда минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак һәм 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк".

Медведев искәрткәнчә, ел саен минималь хезмәт хакы күләме узган елның икенче кварталы өчен 100 процент күләмендә билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт хакы