Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2021 елда Татарстаннан күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга ала

Вакытыннан алда пенсияне 15 ел стажы өч һәм аннан күбрәк баласы булган әниләр рәсмиләштерергә мөмкин.

Яңа елда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә чыга алачак. Бу хакта бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдәге туры эфирда хәбәр итте.

«Агымдагы елда без күп балалы аналар өчен пенсия белән тәэмин итү буенча проектны тормышка ашыра башлыйбыз. Пенсия законнары совет чорыннан ук биш һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аналарга, иминият стажы 15 елдан да ким булмаган очракта, вакытыннан алда пенсияләр билгеләүне күздә тота», — диде ул.

2019 елдан пенсия законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде, шул исәптән пенсия яшен арттыру, зур иминият стажы булган гражданнар өчен пенсиягә чыгу хокукы ике елга иртәрәк барлыкка килү. Закон нигезләмәләре күп балалы аналар өчен пенсиягә иртәрәк чыгуны билгели. Агымдагы елда өч бала әнисенә пенсия-57, дүрт бала әнисенә — 56, ә биш бала әнисенә 50 яшь бирелә.

«Алар өчен яшь бәясе башка гражданнарныкына караганда югарырак. Закон чыгаручы күп балалы аналар өчен шундый гарантия ясады. Нәтиҗәдә, пенсия законнары үзгәрде. Вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия кешеләр саны киңәйтелде", — дип билгеләп үтте Полякова.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия