Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2024 елда «больничный» өчен түләү ике тапкыр артачак

Эш бирүче исәбенә больничныйның беренче өч көне генә бара, калганын социаль фонд түли.

2024 елда «больничный» буенча максималь түләүләр хәзерге иң күп түләнә торган суммадан 1,5 тапкыр артачак, ә 2025 елда алар хәзергедән ике тапкыр күбрәк булачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев. Бу хакта РИА Новости яза.

«2024 елда бер көн эчендә хастаханә кәгазе буенча түләүләр күләме 4 100 сумнан артып китәчәк, ә 2025 елда — 5674 сум. <...> Бу кешеләргә дәвалану һәм сәламәтләнү өчен нормаль шартлар тудырачак», — диелә хәбәрдә.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, бу социаль түләүләр түгел, алар шулай ук предприятиенең хезмәт хакы фондына да карамый. Эш бирүче исәбенә больничныйның беренче өч көне генә бара, калганын социаль фонд түли, дип искәртте Соловьев.

Әгәр хезмәткәрнең сигез ел һәм аннан да күбрәк иминият стажы булса, ул больничный хезмәт хакының 100 процентын ала, ләкин ул максималь түләүдән күп була алмый, дип кисәтте эксперт. Быел бу түләү көненә 2737 сум тәшкил итә, дип нәтиҗә ясады.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев