Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

22 апрельдән 12 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителә

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә әлеге аралыкта республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Татарстанда 22 нче апрельдән янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла. Ул 12 нче майга кадәр гамәлдә булачак. 

Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары килеп чыгу куркынычы булган территорияләрдә утка чыдам җайланмаларда, мәсәлән, мангалларда, тимер учакларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдаланырга рөхсәт ителми. Җәмәгать туклануы объектлары моңа керми.

Урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар, балалар өчен ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану шулай ук тыела.

Янучан материаллардан ясалган идарә ителми торган эшләнмәләрне дә очыртырга ярамый, аларны югарыга күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4нче маддәсенең 2нче статьясы нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган

  • граҗданнарга — ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр;
  • вазыйфаи затларга — утыз меңнән алтмыш мең сумга кадәр; 
  • эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга — алтмыш меңнән сиксән мең сумга кадәр; 
  • юридик затларга дүрт йөз меңнән алып сигез йөз мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта райондашларга янгын куркынычы тудырган эшләр башкаруны чикләргә, учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырмаска, уяу һәм сак булырга тәкъдим ителә. 

Шәрәфетдинов Р. Р.,

Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге олкэн инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгынга каршы махсус режим