23 млн урлаган кассирны тоткарлау видеосы барлыкка килде
Хатын-кызны гаиләсе белән бергә кичә Казанда арендалаган фатирларның берсендә тапканнар.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы Казанда Башкортстан кассирын тоткарлау урыныннан беренче кадрларны бастырган. Кассир банктан 20 млн сумнан артык акча алып чыккан. Тоткарлануның видеоязмасы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында барлыкка килде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, кичә Казанда арендага алынган фатирларның берсендә Луиза Хәйруллинаны гаиләсе белән тоткарлаганнар. Аны Салават шәһәрендә Россельхозбанк бүлегеннән 23 миллион сум күләмендә акча урлауда гаеплиләр. Хәзерге вакытта урланган акчаларның кайдалыгы ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев