Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

25 яшькә кадәр бала тапкан өчен хатын-кызларга түләүләр булдырырга җыеналар

Депутатлар бәяләвенчә, Россия хатын-кызларының 40 проценты «матди хәле һәм торак шартлары канәгатьләнерлек булмау сәбәпле бала табудан баш тарта».

Россиядә хатын-кызларга 25 яшькә кадәр тапкан һәр баласы өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түли башларга телиләр. Закон проектын Дәүләт Думасына партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясеннән депутатлар кертәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Документка аңлатма язуында пособие яшь әниләрнең матди хәленә бәйсез рәвештә билгеләнергә тиеш диелә. Аны яшь анага 25 яшь тулганчы туган һәр бала өчен түләү каралган. Новелла киләсе 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк дип планлаштырыла.

Инициатива авторлары соңгы ун елда илдә туу санының шактый кимүенә игътибар итә. Бу, аларның фикеренчә, «демографик катастрофага китерергә мөмкин». «Беренче баласын табучы аналарның уртача яше артты һәм әкренләп 30 яшькә якынлаша», — дип кисәтә парламентарийлар.

Депутатлар бәяләвенчә, Россия хатын-кызларының 40 проценты «матди хәле һәм торак шартлары канәгатьләнерлек булмау сәбәпле бала табудан баш тарта». Күпләр шулай ук финанс яктан бәйсез булыр өчен эш тәҗрибәсе алырга ашыга, һәм бу да балалар табуны кичектереп торуга китерә.

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов ассызыклаганча, бу тәкъдим нәкъ менә яшь гаиләләрдә балалар тууны арттыруга юнәлдерелгән. «Бу я студентлар гаиләсе, я мөстәкыйль тормышны яңа гына башлаган гаиләләр. Әлбәттә, аларга финанс яктан авыр, ата-аналар һәрвакытта да ярдәм итә алмый», - дип аңлатты ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатын-кыз 25 яшь