Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

25 машинаны бәрдергән ир-атның ришвәт таләп иткән өчен эзләүдә булганлыгы ачыкланган

Алдагы көнне аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

2 мартта Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләренә Киа” автомобиленең юлда тәртипсез һәм хәтәр йөрүе турында хәбәр алынган.

ДПС хезмәткәрләре автомобильне Мәләкәс авылы тирәсендә тапкан. Машина йөртүче документларын күрсәтүдән баш тарткан һәм, тирәсендәге берничә машинаны бәрдереп, качкан. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре закон бозучының артыннан куып киткән һәм аларга машинаны туктату өчен махсус чаралар кулланырга туры килгән. Өч тәгәрмәченә зыян килгәч, машина туктарга мәҗбүр булган. 55 яшьлек әлеге ир-атның “Ришвәт таләп итү” статьясы буенча эзләүдәге кеше булуы ачыкланган.

Аңа карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен алты административ беркетмә тутырылган, дип яза “Челнинские известия”.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев