Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

25 миллион белән югалган Луиза турында яңа хәбәр

Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйретдинованың, үзе эшләгән банктан 25 миллион сум урлап, гаиләсе белән югалганына бер ай булды. Ләкин аларны һаман таба алмыйлар.

Балаларына да розыск игълан ителде. Әмма төрле юраулардан башка бер тавыш-тын да юк. Күпләр аларны Казахстан якларына чыгып киткәннәрдер дип ышана, кемдер исән түгелләр дип тә уйлый.

Әлегәчә аларның язмышлары турында бер билгеле хәбәр дә килмәгән. Бүгенге көнгәчә тикшерү эшләре алып барыла. Хокук саклау органнары вәкилләре Хәйруллиннарның якын туганнары йортларында тентү ясаганнар. Башта Луизаның әтисе йортын тикшергәннәр, шуннан Маратның әнисе һәм энесе яшәгән йортка барганнар. Тикшерү өчен флешка, блокнотларын  алганнар. Мәгълүмат туплаучы мондый әйберләр, әлбәттә, тикшерү эшләрен алып барырга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина үзе эшләгән банктан төрле валюталарда 25 миллион сум урлап алып чыга. Бу зур сумма югалуы турында банк хезмәткәрләре икенче көнне генә белеп ала. Гаилә 8 һәм 12 яшьлек балалары белән юкка чыга, дип яза Өмет.

Автор: Ләйсән Базикеева.
Чыганак: ufa.kp.ru
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять