Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

3 баланы бәрдерткән кызның әтисе: «Мин аны якламыйм..»

Хокук саклаучылар Мәскәүнең көньягындагы Авиаторлар урамында булган куркыныч юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерә, анда 18 яшьлек Валерия Башкирова өч баланы бәрдергән.

Әмма аның әтисе "Москва 24" редакциясе журналистларына биргән интервьюсында үз версиясен белдерде инде.

Ир сүзләренә караганда, кызы юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җаваплы һәм сак карый. Валерияның әтисе кызы эчми һәм руль артында телефонга утырмый, дип ассызыклаган. Ул аңа шалтырата торган була, ә ул трубкасын алмый икән, димәк, кыз руль артында. Бу хакта кызы белән ул бик җидти сөйләшкән, һәм Валериянең ялгышканы булмаган.

-Тәҗрибәсезлек. Йөк машинасы моңа өстәп күзен кояш чагылдыргандыр мөгаен. Мин кызымны якламыйм — анализладым, ди ул.

Өстәвенә, әтисе Валериянең законнан качарга омтылмавын һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итүен дә әйткән. Ул авыр хәлдә — үзен гаепле тою сәбәпле, психолог белән эшли һәм язылган даруларны эчә. Кыз өй аресты астында.

P.S. "Ике айга сак астына алдылар бит инде ул кызны. Ул изоляторда. Ул кызга өй изоляциясен реаль төрмә изоляторына алыштырдылар инде", дип язалар сорциаль челтәрләрдә.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп Баланы бәрдергәннәр