Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

36 яшьлек хатын яңа туган сабыен чүплеккә ташлаган

Мәскәүдә яңа туган кызын чүп үткәргечкә ташлаган 36 яшьлек хатынны кулга алганнар.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының башкала идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова хәбәр итте.

Сабыйны Мәскәүнең Литва бульварында тапканнар. Бер көнлек сабый полиэтилен пакетка төреп чүп үткәргечкә ташланган булган. Баланы шунда ук табибларга тапшырганнар. Хәзер аның әнисенә карата үтерүгә омтылуы өчен җинаять эше кузгатылган.

Хатынны шул ук йортта табып алалар. Хәзерге вакытта ул хастаханәгә озатылган. Медицина ярдәме алуга, тикшерү эшләре башланачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ватаным Татарстан

Фото: http://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять баласын калдырган