Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

4 яшьлек сабый үлемендә гаепле булган балалар хирургын хөкем итәләр

Тикшерүчеләр фикеренчә, гадәттән тыш хәл хирургның үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм авыруга кирәкле диагностиканы үткәрмәү сәбәпле булган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан прокуратурасы Лениногорск үзәк район хастаханәсе балалар станционарының 23 яшьлек хирургына карата җинаять эшен раслады", – дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев.

Табибка “Саксызлык һәм һөнәри вазифаны тиешенчә үтәмәү аркасында кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның ноябрь ахырында Азнакай хастаханәсенә 4 яшьлек бала китерелә. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә аңа беренчел “эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге” диагнозы куела. Сорау ачык калган килеш, сабыйны Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационарына озаталар. Хирург, тайпылышлар булмау турында белешмә биреп, малайны өенә кайтарып җибәрә. Берничә сәгатьтән соң баланың хәле бик начарлана, аны реанимациягә китерәләр. Озак та үтми, ул шунда вафат була.

Белгечләр комиссиясе бәяләмәсе буенча, үлем кискен эчәк үткәрмәүчәнлеге сәбәпле килеп чыга.

Тикшерүчеләр фикеренчә, гадәттән тыш хәл хирургның үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм авыруга кирәкле диагностика үткәрмәү сәбәпле була.

Җинаять эше Лениногорск судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар хирургын хөкем итәләр