Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

40 көнлек баласын үтергән вәхши хөкем ителде

Казанда яшәүче 23 яшьлек Антон Лабенскийга карата хөкем карары чыгарылды. Ул 1,5 айлык баласын үтерүдә гаепле, дип табылды.

Суд утырышы вакытында дәүләт гаепләү вәкиле Антон Лабенскийны махсус режимлы колониягә җибәрү шарты белән гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүен сораган иде. Антон Лабенский кечкенә баланы аеруча кансызлык белән үтерүдә гаепләнелде.
Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан ачыкланганча, әлеге хәл быел 20 майда булган. Лабенский исерек хәлдә бергә торучы хатын-кызны һәм аның кулындагы кечкенә баланы кыйный башлый. Ул урындык белән нарасыйга суга, баланы әнисенең кулыннан тартып ала, башы белән өстәлгә бәрә, идәнгә ыргыта.
Баланың кинәт кенә елаудан туктавын күреп алган хуҗа кеше ашыгыч ярдәм чакырта. Шушы хәлләрдән соң кыз бала ике көннән соң хастаханәдә җан бирә.
Суд Лабенскийны 18 елга ирегеннән мәхрүм итте
Чыганак: http://intertat.ru
Фото: http://newstes.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250