Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«50 ЧЕБИ АЛСАҢ — СУБСИДИЯ»

Күләме сатып алынган яшь кош-корт хакының 50 %ыннан артмаска тиеш, транспорт чыгымы чутланмый.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирә. Субсидия 1 апрельдән 1 июльгә кадәр чорда алынган кош-кортка кайтарыла: бер күркә һәм казга — 200 әр, үрдәк — 120, бройлер чебиенә 100 сум түләү каралган.

Күләме сатып алынган яшь кош-корт хакының 50 %ыннан артмаска тиеш, транспорт чыгымы чутланмый.

— Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кош-корт өчен бирелә торган субсидиянең шартлары быел да үзгәрмәде. Май уртасында сайлап алу туры игълан ителәчәк, — дип белдерде безгә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чеби